Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сайлау участоклары референдумга әзер

1 июльгә Россия Конституциясенә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү билгеләнде, әлеге көн ял көне дип игълан ителде.

Анда тавыш бирү тәртибе хакында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин түбәндәгеләр хакында әйтте:

-Мәгълүм булганча, тавыш бирү коронавирус белән бәйле эпидемиологик хәл шартларында үтәчәк, шунлыктан, сайлаучыларның куркынычсызлыгы өчен барлык чаралар күрелә. 25нән 30 июньгә кадәр сайлау участокларында алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Тавыш бирү вакыты - 8дән 20 сәгатькә кадәр. Участокларга паспорт белән килергә кирәк.

1 июльдә – тавыш бирүнең төп көнендә дә райондагы 34 сайлау участогы да иртәнге 8дән кичке 20гә кадәр эшләячәк.

Тавыш бирү процессы куркынычсыз булсын өчен барлык чаралар да күрелә. Сайлау участоклары членнары шәхси саклану чаралары – битлекләр, пирчәткәләр белән тәэмин ителгән, һәр участокта кешеләрнең тән температурасын тикшерү контроле булачак, участоклар дезинфекцияләнәчәк. Анда килүчеләргә бер тапкыр кулланылышлы битлекләр һәм пирчәткәләр, ручкалар биреләчәк, биналарда кулларны дезинфекцияләү өчен урыннар билгеләнә, халык бер-берсе белән аралашмыйча узсын өчен сызык – күрсәткечләр ясала.

Тавыш бирү бюллетеньнәрендә “Сез Россия Федерациясе Конституциясендә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорау куела һәм җавапка “Әйе”, “Юк” вариантлары тәкъдим ителә. Һәр сайлау участогында төп законга кертелә торган үзгәрешләр хакында мәгълүмати стендлар эшләнә.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев