Чирмешән районында эшкуарларга, ЕДВН бетерелү сәбәпле, салым түләүдәге үзгәрешләр хакында сөйләделәр
Киләсе елда керемгә бердәм эчке салым (ЕДНВ) махсус салым режимы туктатыла. Шуның белән бәйле, районның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары борчылу хәлендә: хәзер салым салуның кайсы системасына күчәргә? Ансат мәсьәлә түгел?
Бу эшне быел ук, алдагы көннәрдә башкарырга кирәк.
Сайланасы юк диярлек: моңа кадәр ЕДНВ системасында эшләгән оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, белгечләр әйтүенчә, салымның гадиләштерелгән системасына күчсәләр күбрәк отачаклар кебек. Кемдер эшчәнлеген патент сатып алып башкара ала, гомуми системаны да сайларга мөмкин. Әмма һәркайсының, өстенлеге белән бергә, чикләүләре, үзенчәлекләре, таләпләре бар. Әйтик, үзмәшгульләргә бу яктан җиңелрәк, хәтта кәгазь эше дә азрак.
Чирмешәндә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашында район мәдәният йортында узган семинарда болар хакында тәфсилләп аңлаттылар.
-Безнең районда 386 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, аларның яртысы, яки 196сы бердәм салымның эчке керем салымы (ЕДНВ) түләүчеләр, - диде семинар эшен алып баручы – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. -135 субъект салымның гадиләштерелгән системасын сайлады, 34 шәхси эшмәкәр патент алу яклы. Дөрес, әле алар моны документлаштырырга өлгермәде. Ел азагына кадәр конкрет нинди системаны сайлавыңны белдерергә кирәк. Моны эшләмәсәң, салым түләүнең гомуми системасына (ОСНО) автомат рәвештә күчерәчәкләр. Бу очракта законда каралган барлык салымнарны түлисең, тулы бухгалтерлык һәм салым исәбе алып барасың.
-Салым системасындагы әлеге яңалыклар сезнең эшчәнлекне җиңеләйтмәячәк, - диде семинарда катнашкан вәкил – ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Сергей Карпухин. -2021 елның 1 февраленнән һәр товарга аерым чек сугарга туры киләчәк. Җиңел сәнәгать товарларын, хәтта урын-җир әйберләрен дә маркировкалап сатуны таләп итәләр. Закон шулай куша, аның үтәлешен Роспотребнадзор тикшерәчәк.
Шәхси эшкуарлар керемнәр һәм чыгымнар китабын да алып барырга бурычлы. ЕДНВ системасы бу яктан бик гади иде.
Дөресен генә әйткәндә, салым түләүнең яңа системасына күчү кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын арттырачак, салымнарны күбрәк түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта белгечләр, зур оттырышта калмас өчен, яңа кайсыдыр махсус системага күчәр алдыннан керемнәрне һәм чыгымнарны, мөмкинлекләрне яхшылап исәпләп карарга киңәш итәләр.
-Әле төгәл кайсы системага күчәсен хәл итмәдек, нечкәлекләрне белеп бетермибез, белгечләр белән киңәшләсе бар, - ди Ивашкинодагы кибет хуҗасы Светлана Степченко. Әйе, районның башка кайбер эшмәкәрләрендә дә сораулар күп, закондагы үзгәрешләрдә аңлашып бетмәгән урыннар байтак. Әмма, барыбыер, яңача эшли башларга туры киләчәк. Бу авыр сынауны барысы да узсын иде.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев