Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында яшәүче фермерның соляркасын урлаганнар

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 14нән 21 майга кадәр вакыт эчендә район полиция бүлекчәсенә 49 хәбәр кергән. Үткән атнада 3 җинаять эше кузгатылган. 17 май көнне Лашмандагы бер өйдән азык-төлек урлаганнар. Гаеплеләр билгеле, тикшерү бара. 19 май көнне билгесез...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 14нән 21 майга кадәр вакыт эчендә район полиция бүлекчәсенә 49 хәбәр кергән. Үткән атнада 3 җинаять эше кузгатылган.
17 май көнне Лашмандагы бер өйдән азык-төлек урлаганнар. Гаеплеләр билгеле, тикшерү бара.
19 май көнне билгесез кешеләр "Иванов" КФХсыннан 100 литр дизель ягулыгы агызып алганнар.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 27 административ беркетмә төзегәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 150 кешене ачыклаганнар, шуларның икесе транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән. Бер атнада 3 юл-транспорт вакыйгасы булган, кешеләргә зыян килмәгән.
03Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 20ләп чакырту кергән. Фельдшер Рәфис Гарифуллин әйтүенчә, күпчелек чакырту югары кан басымы белән чирләүчеләрдән булган. Көнкүрештә җәрәхәт алучылар да бар.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 32 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ашыгыч ярдәм янгын часте