Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер көндә өч мәктәп ачылды

Әмирдәге кебек мәктәпләр шәһәрдә дә аз, бу бина хәзер авылда иң затлысыдыр. Яңа мәктәп-балалар бакчасында фельдер-акушерлык пунктына да урын җиткән. Әлеге бинаны тантаналы шартларда ачтылар. 20 миллион сумнан күбрәк акча тотып корылган, зур спорт залы, ашханәсе дә булган, белем һәм тәрбия, дәвалау үзәгенең эче дә, тышы да күз явын алырлык....

Әмирдәге кебек мәктәпләр шәһәрдә дә аз, бу бина хәзер авылда иң затлысыдыр. Яңа мәктәп-балалар бакчасында фельдер-акушерлык пунктына да урын җиткән. Әлеге бинаны тантаналы шартларда ачтылар.

20 миллион сумнан күбрәк акча тотып корылган, зур спорт залы, ашханәсе дә булган, белем һәм тәрбия, дәвалау үзәгенең эче дә, тышы да күз явын алырлык. Ал лента кисеп алгы якка узганчы, бәйрәмгә килгән кунаклар әмирлеләргә котлау сүзләре ирештерделәр. Тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, шома юллар, тротуар ясалган. Янәшәдә генә спорт мәйданчыгы, футбол кыры барлыкка килгән.
-Төзелештә өлеше бар һәркемгә рәхмәт, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Бина иркен, уңайлы. Аны, безгә килгәч, республика Президентына да күрсәтәчәкбез. Аңа да, төзүчеләргә дә бик зур рәхмәт.
-Бу объектны корганда бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә нык тырышты, аеруча Лашман һәм Әмир укытучыларына, тәрбиячеләргә ял аз эләкте, - дип, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов бүгенге зур вакыйга белән тәбрикләде.
Төзелешне сыйфатлы башкарган төзүчеләргә, җитәкчеләре Юрий Кандаковка кабат рәхмәт әйттек, истәлек бүләкләре дә кабат тапшырдылар.
Бүген монда һәм башка кайбер объектларны ачканда район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов та тәбрикләүләр юллады, яңа уку елы башлану уңаеннан теләкләрен җиткерде, бүләкләр биреп сөендерде.
Әмирдә элеккеге агач мәктәп 45 ел хезмәт итте. Клуб та "стажлы", Ходай язса, планга кертсәләр, аңа да алдагы елларда капиталь ремонт үткәрмәкчеләр.
Казаннан килгән кунак - республиканың мәгарифне үстерү институты институты ректоры Равил Хәмитов мәктәпкә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән, кирәк-ярак алуга 100 мең сумга сертификат бүләк итте. Авыл эшкуарлары - бертуган Әгъләмовлар "өй туе"на шулкадәр суммада матди ярдәм күрсәткән иде.
Бөтенесе өр-яңа җиһазлар, су, электр, газ челтәрләре, канализация, бәдрәф, юынгычлар - бар да бар бинада. Мәктәптә 6 бала яхшы укысын, 15 бала яхшы тәрбия алсын өчен өлкәннәр бөтенесен булдырган. Республика һәм район, авыл җитәкчеләренә бу эш өчен зур рәхмәт.
Девичья Поляна балалары яңа бинада укыячак
Нәкъ бу көнне Девичья Полянада да гөр килеп алдылар. Өч бала белем алачак мәктәп төзелешенә 5 миллион сум тирәсе акча файдаланылган.
Эш акчада түгел, билгеле, бу авылда инде 60 еллап хезмәт итеп тәмам тузган иске агач мәктәп күптән замана таләпләренә җавап бирми.
Төп өлеше нараттан бурап ясалган, янкормасы матур кирпечтән корылган яңа бинада 15 бала укый ала. Урын җитә, класслар якты, җылы. Су да, бәдрәф тә эчтә генә. Җиһазларны да яңартканнар, бина тирәсен дә матурлаганнар. Урам юлын тигезләгәннәр.
-Кем белә, еллар үтәр, бәлки сездә балалар күбәеп, тагын да зуррак мәктәп төзергә туры килер, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, ярамшаяртып, бу объектны ачу тантанасында. - Авылыгыз матур урында урнашкан, яңа йортлар салучылар да бар. Бу өлкәдә дәүләт тә булыша, төрле максатчан программалар бар, алардан файдаланырга кирәк. Республика җитәкчелеге, гомумән, социаль өлкәгә зур игътибар бирә. Бер безнең районда гына да 80ләп объектта эш алып барабыз. Санап карасаң, аларга 1 миллиард сум чамасы инвестицияләр җәлеп ителә.
Девичья Поляна мәктәбе - Ульяновка мәктәбе филиалы. Монда төзелеш алып барган Илнур Илдарханов филиал директоры Зоя Дмитриевага яңа бинаның символик ачкычын тапшырды, ал лента киселде.
Бераздан, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов әйтүенчә, бу җирлектә тагын ике яңа бина үз ишекләрен ачачак - Ульяновкада балалар бакчасы әзер диярлек, Сосновкада күпфункцияле үзәктә дә эш азаеп бара.
Иске Котышта да бар да яңара
Иске Котыш мәктәбендә яңа уку елында 49 бала белем алачак. Алар бик бәхетле - үзгәртеп корылган, уңайлы шартлар тудырылган бинага киләләр.
Бинада республика программасы буенча капиталь ремонтка яңа ел башында керешкәннәр. Төзүчеләргә укытучылар да нык булышкан, бергәләп тырышканнар. 1984нче елгы бина, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, заманча стильдә эшләнгән, яңадан туган. Балалар тырышып укысын гына.
Иске Котыш мәктәбе тышкы яктан да зәвыклы, нурлы. Тирәсендә, шактый зур мәйданда, чәчәкләр, агачлар, яшелчәләр күкрәп үсә.
Быелгы ремонт барышында төп көч бина эченә юнәлдерелгән. Тәрәзәләр, ишекләр, түбә, электр, су, җылыту челтәрләре - бар да яңарган. Янгын сигнализациясе дә тәртиптә. Коридордагы яңа, зур, затлы шторалар, картиналар, яңа җиһазлар бинага нур биреп тора. Утырышлар һәм спорт заллары иркенәеп, биегәеп калган сыман. Ашханә шулай ук үзгәргән, нәрсә кирәк, барын да тапканнар, кайтарганнар, урнаштырганнар.
-Сөенечебез бик зур, - ди мәктәп директоры Татьяна Колоколова. - Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин төзелеш барышын шәхсән күзәтеп торды, еш килде. Арман Арзуманян җитәкчелегендәге төзүче осталар да мактауга гына лаек.
-Хыялыбыз - мәктәп бинасын тышлату, - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. - Анысы да булыр. Авылда байтак бина яңарды, үзгәртеп корылды, ул эшләргә республика, район бюджетыннан зур средстволар тотылды. Менә бу мәктәп бинасын быел ремонтлауга гына да 15 миллион сумга якын акча бирелде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Чаралардан күбрәк фотолар: "ФОТОРЕПОРТАЖ" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы