Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында репрессиягә эләккән 42 кеше атып үтерелгән

1932 - 1953 нче елларда безнең районда 58 нче маддә буенча 3500 кеше гаепле дип табылган, 42 кеше атып үтерелгән. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова зур чара оештырды. Анда гомерләре вакытсыз өзелгәннәрнең - һәрберсенең исем - фамилиясен дә атап чыктылар. -Без үз тарихыбызны...

1932 - 1953 нче елларда безнең районда 58 нче маддә буенча 3500 кеше гаепле дип табылган, 42 кеше атып үтерелгән.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова зур чара оештырды. Анда гомерләре вакытсыз өзелгәннәрнең - һәрберсенең исем - фамилиясен дә атап чыктылар.
-Без үз тарихыбызны белергә һәм хәтерләргә тиеш, - диде искә алу кичәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров.- Кызганычка каршы, тарих битләрендә шатлыклы да, кайгылы да көннәр булган. Репрессияләр бөтен Советлар Союзына , безнең районга да кагылган. Бер гаепсез кешеләр зыян күргән. Аларны онытырга хакыбыз юк.
Сәяси репрессияләр кичергән кешеләр өчен бу көн - кайгы һәм олы хәсрәт көне. "Халык дошманы" тамгасы репрессияләргә эләккәннәргә генә түгел, ә аларның балаларына, туганнарына да салынган. Бүген районда репрессиядән зыян күргән 12 кеше яши.
-Илебезнең тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана,-ди Чирмешән мәчетенең имам - хатыйбы Хабир Ханов. - Төрмәләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә эзсез югалучыларның күпме булуын әлегәчә төгәл белүче юк. Алар арасында төрле дин вәкилләре булган. Әйтик, шул елларны Лашманнан Касыйм мулла Исхаков һәм Туймәттән Сәлах мулла Зарипов атып үтерелгән.
Репрессиядән зыян күргәннәрнең күбесе акланган, күбесенең бер гаепсез җәзага тартылуы ачыкланган.
Бу көнне мемориаль үзәктә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен ялган гаепләүләр корбанары истәлегенә панихида - гыйбадәт кылу үткәрде.
-Репрессия дулкыны минем гаиләмә дә кагылды, - диде ул.- Ачы язмыш кичергән ватандашларыбызны онытырга ярамый. Бүгенге чарада балалар да катнаша. Алар тарихыбызны белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы репрессия корбаннары