Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 11 класс укучылары барысы да аттестатлы булды

Мәктәпләрдә "урак" тәмамланды, чыгарылыш имтиханнарының нәтиҗәләре дә билгеле. Районда 11 классны тәмамлаган бер укучы да аттестатсыз калмады. -Быел мәктәпләребезне 141 егет һәм кыз тәмамлады. Имтиханнарда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмады, Рособорнадзор тарафыннан да кисәтүләр булмады, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдар Миргалимов. - Гомумән алганда, үткән ел...

Мәктәпләрдә "урак" тәмамланды, чыгарылыш имтиханнарының нәтиҗәләре дә билгеле. Районда 11 классны тәмамлаган бер укучы да аттестатсыз калмады.

-Быел мәктәпләребезне 141 егет һәм кыз тәмамлады. Имтиханнарда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмады, Рособорнадзор тарафыннан да кисәтүләр булмады, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдар Миргалимов. - Гомумән алганда, үткән ел белән чагыштырганда, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре яхшырды.
Рус теленнән барлык укучылар да имтиханны уңышлы узган, район буенча уртача балл - 68,5 (2015тә - 65,47). 141 укучының 26сы бу фәнне югары баллга тапшырды, 7 укучы 90нан да күбрәк балл җыйды. Рус теле буенча Яңа Элмәле мәктәбе иң яхшы дип табылган, бу мәктәпнең уртача баллы - 80,75. Иске Үтәмештә - 76, Бәркәтәдә - 72.
Математикадан профиль дәрәҗәсендә быел уртача балл - 44,75 (2015 елда 41). Бер укучы хәтта 80 балл җыйган. Әлеге фәннән профиль дәрәҗәсендә - 1, база дәрәҗәсендә 2 укучы минималь балл җыя алмаган. Алар имтиханны кабат тапшырып документлы булган.
11нчеләр сайлап алынган 9 фәннән БДИ тапшырдылар. Үткән ел белән чагыштырганда, бу яктан да уртача баллар күтәрелгән. Ульяновка мәктәбендә бер укучы биологиядән хәтта 85 балл җыйган.
Бүген инде бу укучылар уку йортларына керү мәшәкатьләре белән йөри.
-9 класс укучыларының төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, кызганыч, куандырмый. Математика һәм рус теленнән кала барлык фәннәрдән дә уртача балл үткән елгыдын түбән яки шул дәрәҗәдә, - ди Илдар Гайсә улы.
37 укучы математикадан, 6сы рус теленнән, беренче тапкырдан имтихан бирә алмаган, шуларның 5се рус теленнән һәм математикадан да тиешле баллар җыя алмаган. Алар бу имтиханнарны кабат сентябрь аенда гына тапшыра ала. Ә каланнарына, икенче тапкыр имтихан тотучыларга, уңай билге куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ 11нче класслар имтиханнар нәтиҗәсе билгеле