Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары һәм ату тирлары яңача җиһазланачак

Озакламый мәктәпләрнең тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары (элек алар башлангыч хәрби әзерлек кабинетлары дип атала иде), шулай ук ату тирлары яңача җиһазланачак. -Быелгы уку елы алдыннан прокуратура, район мәгариф бүлеге һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия урта мәктәпләрнең укыту-матди базалары торышын тикшерде, - ди ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча...

Озакламый мәктәпләрнең тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары (элек алар башлангыч хәрби әзерлек кабинетлары дип атала иде), шулай ук ату тирлары яңача җиһазланачак.
-Быелгы уку елы алдыннан прокуратура, район мәгариф бүлеге һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия урта мәктәпләрнең укыту-матди базалары торышын тикшерде, - ди ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин. - Ачыклануынча, тормыш иминлеге нигезләре кабинетларының, ату тирлары һәм спорт шәһәрчекләренең җиһазланышы заман таләпләренә җавап бирми икән. Бу проблеманы хәл итү өчен средстволар табуда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин конкрет ярдәм күрсәтә.
Предмет кабинетлары өчен уку һәм күрсәтмә ярдәмлекләр, Ижевскидан 25 пневматик винтовка алдырылачак. Мәктәпләрнең подвал өлешендә, тиешенчә үзгәртеп корганнан соң ату тирлары урнаштырылачак.
Мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларында каршылыклы полоса элементлары: лабиринтлар, коймалар, "җимерелгән баскычлар", диварлар барлыкка киләчәк. Бу эшне райондагы төзелеш оешмасы башкарырга алына.
Әлеге барлык максатларга 1 миллион 200 мең сум акча таләп ителәчәк. Эшне дә озакка сузмаска ниятлиләр.
Тормыш иминлеге нигезләре кабинетларын, ату тирларын һәм спорт шәһәрчекләрен заманча җиһазлау, хәрби комиссариат хезмәткәрләре фикеренчә, хәрби-патриотик тәрбияне, егетләрне армиягә әзерләүне яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ату тирлары хәрби әзерлек