Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләре күрсәткечләрен яхшырта

Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, барлык фәннәрдән дә сынау нәтиҗәләре билгеле. Чыгарылыш класс укучылары инде уку йортлары бусагаларын таптый башлады.

Безнең район укучылары елдан-ел рус теленнән яхшырак нәтиҗәләр күрсәтәләр. Үткән ел алты укучы бу фәннән 90нан күбрәк балл җыйган булса, быел андыйлар 15. 24 укучының белеме 80 баллдан югарырак. Район буенча уртача күрсәткеч 73,72 балл. Химия, физика кебек фәннәрдән дә зур баллар җыючы укучыларыбыз бар. Күтәмә егете Айдар Хөсәенов химияне “бик яхшы” белүен күрсәтте. Әккәрәй мәктәбенең бер укучысы физика фәненнән 90нан күбрәк балл җыйган. Ивашкино мәктәбеннән берәү җәмгыять белеменнән 80нән күбрәк балл туплаган.

-Математика (52,63 балл), физика (56,18), җәмгыять белеме (60,64), рус әдәбияты (63,43), информатика (63) фәннәреннән уртача баллар үткән еллардагыдан югарырак. Гомумән алганда имтиханнарның нәтиҗәләре яхшы. Унберенчеләрнең барысы да кулларына аттестат алды. Хәзер алар олы тормыш юлына беренче адымнарын ясадылар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Фомина.

Укучыларның барысы да аттестатлы булса да, кызганыч, математика (профиль дәрәҗәсендә), биология һәм химиядән - өчәр, җәмгыять белеменнән бер укучы минималь баллар җыя алмаган. Ульяновка, Күтәмә, беренче Чирмешән, кадетлар мәктәп-интернаты, Лашман мәктәпләре, Чирмешән лицее укучылары әлеге сайлап алган фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнарын кабат киләсе елда гына тапшыра алачаклар.

Тугыз классны тәмамлаган 261 укучының сигезесе әлегә аттестатсыз. Аларга 10 сентябрьдән соң кабат төп дәүләт имтиханы тапшырырга мөмкинлек бирелә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X