Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләре 74 тоннага якын макулатура, 7 тонна пластик

Икенче чимал әрәм булмый Район мәктәпләрендә узган 5 айда бер укучыга бүлгәндә уртача – 33,7 килограмм, тулаем 73 тонна 805 килограмм макулатура җыелган. Икенче чималның 60 тоннадан күбрәге хәзерләүчеләргә тапшырганнар. Акчага күчерсәң, ул 270 мең сумга якын була.

Макулатура җыюда Туймәт укучылары нык тырышкан, аны 3 тоннадан күбрәк туплаганнар, 38 укучыга уртача 83 килограмм 4ук туры килә. Шулай ук кадетлар, Лагерка, Югары Кәминкә, Күтәмә, Шешминка, Түбән Кәминкә, Бәркәтә мәктәпләре дә алда. Ә менә Ульяновка, Югары Кармалка, Лашман, 2нче Чирмешән мәктәпләре нык калыша.

Пластик тулаем 7 тоннада 70 килограмм (бер укучыга уртача 3,2 килограмм) җыелган. Бу эштә Лагерка, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка, Туймәт мәктәпләре аеруча яхшы эшли. Пресслап куелган пластикның 6 тоннага якынын алып киткәннәр. Аңа 39 мең сумга якын акча көтәләр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев