Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләре акча эшләргә өйрәнә

Райондагы атналык киңәшмәләрнең берсендә мәктәпләрдә бизнес-план төзү, акча эшләү алымнары турында сөйләштеләр, мәктәп директорларына бу өлкәдә башка уку йортларының эш алымнарын өйрәнеп, шуны үзләрендә кулланырга тәкъдим иттеләр. -Район мәктәпләре бизнес-план төзергә һәм аны район мәгариф бүлеге белән килештерергә тиеш. Планны һәр мәктәп үзенең мөмкинлегеннән чыгып төзи, - ди район башкарма...

Райондагы атналык киңәшмәләрнең берсендә мәктәпләрдә бизнес-план төзү, акча эшләү алымнары турында сөйләштеләр, мәктәп директорларына бу өлкәдә башка уку йортларының эш алымнарын өйрәнеп, шуны үзләрендә кулланырга тәкъдим иттеләр.

-Район мәктәпләре бизнес-план төзергә һәм аны район мәгариф бүлеге белән килештерергә тиеш. Планны һәр мәктәп үзенең мөмкинлегеннән чыгып төзи, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Берәүләрнең теплицалары табыш китерсә, икенчеләренең тәҗрибә участокларында күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстереп керем алу мөмкинлеге бар. Бу яктан Ивашкино, Әккәрәй, Бәркәтә мәктәпләре аеруча яхшы эшли.

Мәктәп бакчаларында укучылар көче белән үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш ашханәдәге менюны баетырга да мөмкинлек бирә, ә үзләреннән арткан яшелчәләрне ярминкәләрдә сатырга була. Моның өчен мәйданнарны киңәйтергә кирәк. Җиләк-җимеш куакларын да арттырырга теләүчеләр бар. Мондыйларга Туймәт мәктәбеннән үрнәк алырга киңәш иттеләр. Биредә һәр елны чыгарылыш класс укучылары истәлеккә җимеш агачлары утыртып калдыра. Фантазиягә чикләр юк, һәр мәктәп, мөмкинлегеннән чыгып, үз бизнес-планын тутыра, килешү төзеп, фермерлар белән дә эшләргә була.

Бүгенге көндә төп көчне макулатура һәм пластика җыюга юнәлтергә кирәк, монда һәр укучыга план җиткерелә. Табигатебез дә чистара, керем дә була.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined өйрәнә мәктәп акча эшләргә