Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында зираттан чардуганнар урланган

Полиция участок уполномоченные берәү Кызыл Чишмә авылы зиратыннан чардуганнар төяп китеп, тимер-томырга тапшырган, дип хәбәр иткән. 

Чирмешәндә яшәүче ханымның, эчендә 6 мең сум акчасы булган янчыгы югалган. Ивашкино кешесенең дә автомобиленнән акчасын урлаганнар. Бу эшләр 
 буенча тикшерү бара.

12-18 майда район полиция бүлегенең кизү частенда 21 хәбәр кабул ителгән. Полициянең участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда җинаять эше кузгатылмаган. Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүчеләр юк.

Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы мәгълүм булган, бер машина йөртүчегә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның 
 Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев