Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәгә Төркиядән кунаклар килде

Бәркәтә халкы бу көннәрдә Төркиядән, Истанбул шәһәреннән кунаклар кабул итте. Алар арасында Бәркәтә авылында туган, Төркиядә яшәгән галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның оныклары, оныкчыклары һәм инде вафат булган бердән - бер улының хатыны, киләсе елда 80 яшен тутыручы килене Тулин ханым да бар иде. Кунаклар бабайлары яшәгән җирләр белән якыннан танышырга,...

Бәркәтә халкы бу көннәрдә Төркиядән, Истанбул шәһәреннән кунаклар кабул итте. Алар арасында Бәркәтә авылында туган, Төркиядә яшәгән галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның оныклары, оныкчыклары һәм инде вафат булган бердән - бер улының хатыны, киләсе елда 80 яшен тутыручы килене Тулин ханым да бар иде. Кунаклар бабайлары яшәгән җирләр белән якыннан танышырга, аның ватандашлары белән аралашырга дип килгәннәр.

Иң элек кунаклар Бәркәтә мәктәбе коллективы белән очрашты. Укучылар белән кызыклы әңгәмә кордылар. Дөрес, кунаклар татар телен дә, рус телен дә белмиләр. Тәрҗемәче ролен бик оста итеп Бәркәтә кызы, бүген үзе дә Төркиядә яшәүче һәм кунакларны озатып йөрүче Ләйсән Шахин үтәде.
-Узган елны без бабабыз авылына туганым Каан белән килгән идек, - ди Әкъдәс Куратның оныгы Идел ханым. - Быел инде бу сәфәргә туганнарыбыз, балаларыбыз белән кузгалдык. Былтыр Бәркәтә җиренә мин ниндидер авыррак хисләр белән аяк баскан идем, чөнки бабай гомере буе ватанын сагынып яшәгән, аңа туган якларын күрергә насыйп булмаган. Мин дә бер ел буе Бәркәтәне сагындым һәм инде бүген сөенеп, монда якын кешеләребез бар дип кайттым.
Сүз уңаеннан, Идел интернет аша татар телен өйрәнә башлаган. Хәзер инде татар телендә бик күп сүзләр дә белә һәм аларны файдаланырга да тырыша.
Укучылар Иделнең балалары - 12 яшьлек Ышыл һәм 6 яшьлек Пырыл белән дә якыннан аралаштылар, аларга бүләкләр дә әзерләп куйганнар. Кунаклар һәр укучыга истәлек бүләге тапшырдылар.
-Мин кайнатамның танылган галим булуы белән горурланып яшәдем. Ул бик тырыш кеше, башлаган эшен җиренә җиткереп башкара иде. Аның бик күп хезмәтләре чит телләргә тәрҗемә ителгән, - ди Тулин ханым. - Аны бик яраталар, хөрмәт иттеләр иде. Аның улы, минем ирем Юлуг та тарихчы, профессор иде . Кызганычка каршы, ул да кыска гомерле булды шул. Ә менә миңа Ходай аның әтисенең туган җирен күрергә язган булган икән. Табигатегез искиткеч матур, халкыгыз ачык йөзле, шат күңелле.
Мәртәбәле делегация Бәркәтәдә бабайларының нигезләренә Әкъдәс Нигъмәт Курат кабереннән алып кайткан туфракны сиптеләр, авыл урамнарын әйләнделәр, биек тауга да менделәр.
Кунаклар шулай ук район үзәгендәге үзәк китапханәдә һәм мемориаль үзәктә булдылар, биредә Әкъдәс Курат хөрмәтенә әзерләнгән күргәзмәләрне карадылар.
Әлеге чарадан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/7097-tөrkiya-kunaklaryi-chirmeshәndә-fotoreportazh.html
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Төркия

2
X