Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“БЕРДӘМ РОССИЯ” БЕЛӘН – ТАГЫН БИШ ЕЛ

Ил буенча 49,54 процент тавыш җыеп, "Бердәм Россия" сәяси партиясе парламент сайлауларында беренчелекне яулады. Коммунистларга, аларның кандидатларына, барлык сайлаучыларның 19,16 проценты теләктәшлек белдергән. Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына 4 декабрьдә булган сайлауларда бюллетеньдә күрсәтелгән тагын биш партия түбәндәгечә якланды: "Гадел Россия" - 13,2, ЛДПР - 11,66, "Яблоко" - 3,3...

Ил буенча 49,54 процент тавыш җыеп, "Бердәм Россия" сәяси партиясе парламент сайлауларында беренчелекне яулады.

Коммунистларга, аларның кандидатларына, барлык сайлаучыларның 19,16 проценты теләктәшлек белдергән. Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына 4 декабрьдә булган сайлауларда бюллетеньдә күрсәтелгән тагын биш партия түбәндәгечә якланды: "Гадел Россия" - 13,2, ЛДПР - 11,66, "Яблоко" - 3,3 процент, "Патриоты России" һәм "Правое дело" - 1 әр проценттан кимрәк. Димәк, соңгы өч партиядән Думага бер кандидат та депутатлыкка үтми дигән сүз.

Татарстан Республикасында тавыш бирү нәтиҗәләре болайрак: "Бердәм Россия" - 77 процент, КПРФ - 10, "Гадел Россия" - 5,29, ЛДПР - 3,48 процент, "Яблоко" - 1, "Правое дело" һәм "Патриоты России" - 1әр проценттан ким.

Безнең район сайлаучылары да актив булды, тавышларын түбәндәгечә белдерделәр: "Бердәм Россия" кандидатлары өчен - 97,97 процент, КПРФ - 0,86, "Гадел Россия" - 0,34, ЛДПР - 0,27, "Правое дело" - 0,08, "Яблоко" - 0,07, "Патриоты Россия - 0,03 процент.

Районда бу сайлауларда 14 мең 241 сайлаучы катнашкан (барлык сайлаучыларның 99,7 проценты). Бу - беренчел мәгълүматлар, соңрак алар рәсми рәвештә дә игълан ителер әле.

Урманасты Үтәмеш, Әмир, Казанка, Иске Кади, Котышта сайлаулар тәүге тапкыр электрон формада үтте. Сынауда аерым проблемалар килеп чыкмаган. Әмма болай, яңача сайлау тәртибен сайлаучыларга да алдан ук яхшылап өйрәтәсе бар.

Шулай итеп ил өчен бик мөһим тагын бер кампания тәмам, нәтиҗәләр билгеле. Халык бүгенге властька кабат ышаныч белдерде, аңа тагын биш елга, тагын бер шанс, киләчәген "Бердәм Россия" белән бәйләргә ризалык бирде. Яхшы, имин тормышка өметләнәбез.
Алдагы елларда да ил һәм республика җитәкчеләре, парламент халык мәнфәгатьләрен якласын, чын хуҗа булсын иде. Җитәкчеләрнең быелгы сыман халыкка нык якынайганы юк иде бугай. Көн саен кайдадыр сәяхәт кылдылар, очрашулар оештырдылар. "Бердәм Россия" бу чорда аеруча актив булды. Башкалар да үгетләү чорында характер күрсәттеләр. Власть өчен көрәш һәрвакыт аяусыз.

Кайберәүләрнең "Сайланасы кешеләр күптән сайланган, бездән генә тормый", диюләре белән килешеп булмыйдыр. Сайлау алды нинди генә кискен, бәйләнчек формада бармасын, соңгы сүз бюллетеньнәр ярдәмендә әйтелә. Моны эшләдек. Депутатларыбызга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, үзара килешеп, вәгъдәләрендә торуларын, яхшыга алып баручы төпле законнар кабул итүләрен телибез. Ә без, сайлаучылар, киләсе елның 4 мартында кабат сайларга тиеш булабыз - ил Президентын сайлаячакбыз.

Кадыйр ГОМӘРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән сайлаулар