Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә яшәүче 90 яшьлек Галия әбинең туган көне сайлауларга туры килде

Бәркәтә авылында яшәүче Галия Фәхретдинованы 90 яшьлек юбилее белән котларга авылдашлары - сайлау комиссиясе әгъзалары да килде.

Бу көнне ветеранның йорты, гомумән, кунаклардан гөрләп торды, балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Олы яшендә булуына карамастан, Галия Миннебай кызы дөнья хәлләре белән кызыксынып тора, “Безнең Чирмешән” газетасын да бер санын калдырмыйча укып бара.

Балалары: “Әни, нинди сайлаулар икәнен беләсеңме?” – дип сорагач, “Нишләп белмәскә, аның турында район газетасында яздылар бит”, - дип җавап кайтарды. “Ә кемгә тавыш бирәсең?”- дигән сорауга да шунда ук аңлаешлы җавап кайтарды.

-Тормышларыбыз Аллаһыга шөкер, бүген зарланырга урын юк, барысы да җитеш. Дөньялар гына тыныч булсын, - диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев