Бәркәтә авылында 2150 төп агач утыртканнар
Бәркәтә авылында элеккеге хуҗалыкның фермалары урнашкан территориядә 2150 төп агач утыртканнар.
- Авыл кырыенда әлеге иске, җимерелә башлаган ферма биналары, гомумән, бу территория Бәркәтәнең бөтен ямен бозып тора иде. Авылдашлар белән күптәннән әлеге урынны җыештырып, биредә агачлар утыртырга хыялландык, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. – Үз көчебез белән генә бу эшне башкарып чыга алмас идек, шуңа да, техника сорап, нефтьчеләргә мөрәҗәгать иттек. Аларга рәхмәт, гозеребезне тыңладылар. Тракторлар берничә көн дәвамында җирне чистартылар, тигезләделәр. Форсаттан файдаланып, урманчылык җитәкчесе Алмаз Мотыйгулинга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Үзебезнең урман хуҗалыгы питомнигыннан бушлай 2 мең төп төрле: нарат, чыршы, каен, зирек үсентеләре алып кайттык, өч көн дәвамында өмәләр оештырып, аларны утырттык. Монда инде авылдашларга рәхмәт, бу эштә бик күп кеше катнашты, хәтта Чирмешәндә яшәүче якташларыбыз да кайттылар, авылны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Әлеге эштән район башлыгы Рамил Айбатов та читтә калмаган. Аның сүзен тыңлап, нефтьчеләр үзләре дә монда 150 төп нарат утыртканнар.
Ринат Сибгатуллин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев