Андреевка халкы автокибет көтә
Шешминка җирлегендәге Андреевка авылы кибете инде күптән ябык.
Монда бер шәхси эшмәкәр сату ноктасы ачкан иде, ул да эшенең файдасызлыгына күрә, бу кәсебен туктаткан. Шунлыктан авыл халкы атнасына бер тапкыр булса да автолавка кибет белән кирәк-ярак алып килүне оештырсыннар иде дигән теләктә.
Бүген Андреевкадагы 22 йортта иллеләп кеше гомер итә. Авылдан Шешминка мәктәбенә дүрт бала йөреп укый, мәктәпкәчә яшьтә бер бала бар. Биредәге башлангыч мәктәп бинасында фельдшер-акушерлык пункты урын алган, әлеге йортны тиздән капиталь ремонтламакчылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев