Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Әккәрәй” җәмгыяте Яңа Кади җирлегендәге пайчыларына күбрәк акча түләячәк

Быел “Әккәрәй” җәмгыяте Яңа Кади авыл җирлегендәге пайчылары белән 1 гектар җир өчен 1000 сумнан исәп-хисап ясарга ышандырды. Бу былтыргыдан 200 сумга күбрәк.

“Әккәрәй” җитәкчесе Виктор Сутягин 2023 елда Утыз Имәндә бераз булса да маллар асрый башлаячакларын да әйтте. Димәк, кемгәдер эш урыннары булачак. Пайга килгәндә, былтыр аны тулысынча түләгәннәр, 385 пайчының кайсы аны акчалата, кемдер бөртек рәвешендә алган.

-Былтыр шәхси хуҗалыклар сөт җыючыларга 70 тонна 706 килограмм сөт тапшырып, шуннан 2 миллион сумга якын акча эшләделәр. Берничә сыер асраучы хуҗалыклар: Рөстәм Фәттаховлар – бер баш сыердан уртача – 2797, Әнәс Ябиновлар – 2619, Марат Минаповлар 2470 килограмм сөт саттылар, димәк байтак ук акчалы булдылар.

Ел дәвамында дүрт хуҗалык банклардан 1 миллион 230 мең сум кредитка каралтыларын яңартты, техника алды, - диде Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Яңа Кади авыл җирлеге салымнар җыю буенча районда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе.

Халыктан җыелган һәм моңа дәүләттән өстәп бирелгән – тулаем 802 мең 500 сумга Утыз Имәндәге Чәчәкле аланны карап торуга, матурлауга, кар чистартуга, үләннәрне чабуга, МТЗ тракторына арба-әрҗә алуга, Пионерская урамында 200 метр арадагы юлга вак таш түшәүгә һәм башка максатларга тотылган. Быел нинди эшләр башкарасын да конкрет планлаганнар.

Болар хакында Яңа Кади авыл җирлегендә узган җыенда җирлек башлыгы Мингәрәй Әминов мәгълүмат бирде. Дәүләт ярдәме белән 2022 елда мәктәп бинасын капиталь ремонтлаулары да рәхмәткә лаек.

Кызганыч, башлык отчетында әйтелгәнчә, үткән ел 8 кеше вафат булган, нибары бер пар кавышкан, сабыйлар тумаган.

Быелгы җыенда бу хакта әйтмәсәләр дә, утызимәнлеләр, кызылчишмәлеләр Ульяновка ягындагы төп юлның тизрәк капиталь ремонтлануын көтәләр.

Җирлек җыенында муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов, шулай ук районның кайбер оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашты. Пенсия, социаль тәэминат хезмәте, хокук саклау органнары вәкилләренә җыен башланганчы, шунда ук сорау бирергә мөмкин иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин шәхси хуҗалыкларга субсидия, грантлар бирү, нинди программаларның гамәлдә булуы турында сөйләде. Җыенга килгәннәргә яңалык та җиткерделәр: быел Утыз Имәндә модульле яңа ФАП төзеләчәк, барып чыкса, 2024 елда модульле элемтә бүлеге дә ясамакчылар.

Бүген авыл җирлеге башлыгының дистәгә якын хезмәт алдынгысын бүләк биреп сөендерүен дә язу урынлы.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев