Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт мәдәният йортында музей эшли

Туймәт авылы мәдәният йортындагы мини-музейда 50ләп экспонат урын алган. Биредә 20нче гасырдагы крестьян хуҗалыгы тормышын, көнкүрешен күзалларга мөмкин.

Музейның иң кадерле экспонаты – борынгы Коръән китабы.

-Гарәп графикасы белән язылган бу дин китабын, инде мәрхүм авылдашыбыз Рәйсә апа Галимова биргән иде, – ди мәдәният йорты мөдире Ралия Бәдретдинова. – Борынгы йорт кирәк-яракларының күбесе Мәгаллимә әби Гыйматдинованыкы (мәрхүм). Музеебызны баетуда Рәсимә апа Хәйруллинаның да өлеше зур.

Мәдәният йортының кечкенә генә бер бүлмәсендә, стена буйларына стеллажлар ясап, экспонатларны шунда урнаштырып куйганнар. Биредә крестьян хуҗалыгында булган самавыр, комган, агач кисмәк, каба, ипи калайлары, үлчәү, гер, мичтән чүлмәк алу җайланмасы (ухват) белән бергә чабаталар да урын алган. Шунда ук бала арбасы һәм бишеккә дә урын тапканнар.

-Музейга экспонатлар җыю эшенә 10 еллар элек керешкән идек. Тамчыдан күл җыела, инде күрсәтерлек экспонатларыбыз бар, – ди Ралия Шамил кызы. – Балалар белән оештырылган чараларда алар күрсәтмә материал булып тора, музеебызны кунаклар да кызыксынып карыйлар. Экспонатлар саны берәмләп булса да арта бара.

  

Ралия Бәдретдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев