Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Заявкалар буенча да җырладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан Мордва Афонькәсе авылы ветераннарын мәдәният йортына чакырдылар.

Монда мәдәният хезмәткәрләре безнең өчен сый-нигъмәтләр белән тутырылган табыннар әзерләгәннәр иде. Мәдәният йорты директоры Наталия Семкичева килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, исәнлек һәм имин тормыш теләде. Бәйрәмгә “Умарина” ансамбле җырлары да ямь өстәде. Үзешчән артистларыбыз безнең сораулар – “заявкалар” буенча да яраткан җырларыбызны башкардылар.

Без бәйрәм оештыручыларга, иганәче Людмила Митяевага өлкәннәргә игътибар күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Елизавета Родионова, Лидия Митяева, Роза Данилова.

Мордва Афонькәсе.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев