Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ярый әле табиплар бар

Минутлар, сәгатьләр, көннәрнең никадәр тиз алышынып, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен олыгайгач аеруча нык сизәсең икән. Кеше гомере атылган йолдыз сыман бит ул: яктырып аткан кебек була да, бик тиз сүнеп тә китә. Шунлыктан, бабайлар әйткәнчә, бу "өч көнлек дөнья" да үз сәламәтлегеңне гел кайгыртып яшәргә кирәк. Без шулай...

Минутлар, сәгатьләр, көннәрнең никадәр тиз алышынып, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен олыгайгач аеруча нык сизәсең икән. Кеше гомере атылган йолдыз сыман бит ул: яктырып аткан кебек була да, бик тиз сүнеп тә китә. Шунлыктан, бабайлар әйткәнчә, бу "өч көнлек дөнья" да үз сәламәтлегеңне гел кайгыртып яшәргә кирәк.


Без шулай бит инде - сынмый, авыртмый, тишелми-киселми торып больницага барырга ашыкмыйбыз. Кем әйтмешли, килеп терәлгәч кенә, табиплар каршына килеп егылабыз. Әле ярый, янәшәбездә безнең исәнлегебезне күзәтеп торучы табипларыбыз бар. Чын табип бит ул башкаларның газабын йөрәге аша уздыручы, авыртуларны җиңеләйтергә тырышучы, шәфкать, тәмле сүз белән дәвалаучы зат. Мин үзем озак еллар район үзәк больницасында эшләгәнлектән, сырхауларыннан арынган якташларыбыздан, якыннарының хәлләрен белергә килүчеләрдән медицина хезмәткәрләре адресына юлланган рәхмәт сүзләрен еш ишетәм. Чыннан да, безнең больницада оста табиплар эшли. Хирурглар Рәмил Миңнеголов, Айрат Кашапов, Рунис Ялышевлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "аяк өстендә". Терапия бүлегеннән Әнисә Минхәерова, Лилия Хәерова, Денис Егоров, Лилия Фәсхетдиновалар үз эшләренең яхшы белгечләре. Акмал Әнвәров, Миләүшә Шәйхетдинова, Ләлә Кашапова, Дамир Мингатин, Равил Хәбибуллиннар бик тәҗрибәлеләр.

Үзәк больницага килгән баш табип Рафаэль Габдрахманов коллективны яңа белгечләр белән тулыландыра алды. Хирурглар Марсель Кидрячев, Илья Анисимов, рентгенолог Ленар Туишев, терапевт Юлия Варкичева - алар бездә тансык хезмәткәрләр. Күптән түгел терапевт-аллерголог Нәсимә Габдрахманова да үз вазифаларына кереште. Моңа кадәр халык андый белгечкә читкә йөри иде.

Больницабызның барлык табипларына уңышлар телим. Үзләре дә сәламәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безгә язалар табиплар