Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа бина авылны бизи

Күптән түгел безнең авылда, ремонттан соң, врачлык амбулаториясе ачылды. Хәзер ул үзәктә, яңа урында урнашкан. Элек больница авылның бер читендә булганлыктан, авыру кешеләргә анда бару-кайту үзе бер проблема иде. Шешминкалыларның күптәнге хыялы тормышка ашты. Элеккеге колхоз идарәсен төзүчеләр танымаслык итеп үзгәрттеләр һәм хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче бинага әйләндерделәр. Монда...

Күптән түгел безнең авылда, ремонттан соң, врачлык амбулаториясе ачылды. Хәзер ул үзәктә, яңа урында урнашкан.


Элек больница авылның бер читендә булганлыктан, авыру кешеләргә анда бару-кайту үзе бер проблема иде.

Шешминкалыларның күптәнге хыялы тормышка ашты. Элеккеге колхоз идарәсен төзүчеләр танымаслык итеп үзгәрттеләр һәм хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче бинага әйләндерделәр. Монда медицина персоналы һәм авырулар өчен дә уңайлы шартлар тудырганнар.

Барлык авыл халкы исеменнән район җитәкчесе Наил Зариповка, төзүчеләргә, аеруча район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйровка, бинаны төзекләндерүгә өлеш керткән һәр оешмага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Шулай ук үзебезнең врачыбыз Геннадий Ларионов җитәкләгән медицина коллективына да рәхмәтебезне җиткереп, яңа эш урыннарында да уңышлар телибез.

Тамара Стекольщикова, Лидия Жирухина.

Шешминка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безгә язалар