Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имән авылы пенсионеры 50 төп юкә агачы утырткан

Каладан туган авылыма, төп нигезгә кайту белән бакчам тирәли 50 төпкә якын агач утыртып чыктым. Шуларның күбесе юкә. Яраткан юкәләрем байтак биегәеп үсеп киттеләр һәм соңгы елларда чәчәкләре белән күңелне куандыра башладылар.

Юкә - авыл халкына күп файда китергән агач. Элек авыл җирендә юкә кабыгын буа суларында батырып тотып, хуҗалыкта бик кирәкле мунчала ясыйлар иде. Бала чакта олыларга ияреп, мунчаладан үзем үргән чыбыркымны сөйрәп чират көтүенә йөргәнем әле хәзер дә истә. Каймактан май төшерү җайланмасын – гөбене дә бары тик юкә агачыннан гына ясаганнар. Юкә үз заманында авыл халкын аяк киемле дә иткән әле. Данлыклы чабаталарны хәзер музейларда һәм “Чабата” биюен башкаручыларда гына күрергә була.

Юкә чәчәге хуш исле. Аның чәчәген кушып, пешереп, ләззәтле чәен дә эчәргә яратабыз. Умарта кортлары да юкә чәчәгеннән сыйфатлы, үзенә хас нечкә татлы бал җыялар. Төп бал җыю вакыты юкә чәчәк атканнан соң башланганын умартачылар яхшы беләләр. Салкынга чыдам юкә агачы тиз үсә һәм аңа нигәдер каргалар да ояламый. Юкәгә хөрмәт йөзеннән, быел барыгызны да йорт-бакча тирәләренә бу күркәм агачны бер генә төп булса да утыртып чыгарга барыгызны да өндим. Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә бер агач булса да утыртырга тиеш, диләр. Үзең утыртып, үстереп калдырган агач – ул бит синең истәлегең.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X