Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әти – әни горурлыгы

Күптән түгел район газетасында Шентала егете Рәшит Сираев турында язылган мәкалә, мөгаен, күп кешене уйландырырга мәҗбүр иткәндер, битараф калдырмагандыр. Рәшит бик яшьли ике аяксыз кала. Әмма бу авыр тормышта үз урынын таба, өйләнә, балалар үстерә һәм үзен бәхетле кеше дип саный. Минемчә, аның әти - әнисе дә бик бәхетле кешеләр...

Күптән түгел район газетасында Шентала егете Рәшит Сираев турында язылган мәкалә, мөгаен, күп кешене уйландырырга мәҗбүр иткәндер, битараф калдырмагандыр.


Рәшит бик яшьли ике аяксыз кала. Әмма бу авыр тормышта үз урынын таба, өйләнә, балалар үстерә һәм үзен бәхетле кеше дип саный.

Минемчә, аның әти - әнисе дә бик бәхетле кешеләр булганнар, чөнки шундый әйбәт ул үстерә алганнар. Балага авырлык килгәндә әти - әни йөрәгенең ни дәрәҗәдә пешеп әрнүен үз башыннан бу хәсрәтне кичергән кеше генә аңлыйдыр. Рәшит язмыш сынауларына бирешмәгән, әти - әнисенең йөзенә кызыллык китермәгән. Райондашыбыз Илһам Кадермиев язмышы да Рәшитнекенә тиң. Мондый кешеләр бик сирәк шул. Ә бит бу дөньяда дүрт ягы сау - сәламәт булып та, язмыштан зарланып, кемнәндер ярдәм көтеп, кемнедер гаепләп яшәүче кешеләр дә бар. Андыйлар дөньяда яшәүнең бәхетен аракыда гына күрәләр, урамда теләнеп көн уздыралар. Аларның кайберәүләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләрдән аракыга акча сорарга да оялмыйлар.

Рәшитнең язмышы сокландыргыч, күпләр өчен үрнәк.

Рәсимә Хәйруллина.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X