Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тендер аркасында Чирмешән юллары чистартылмый

Ноябрь ае башлану белән берничә көн яуган кар, бөтен илгә, шул исәптән, Чирмешәнгә дә мәшәкатьләр алып килде. Өсте-өстенә яткан кар, көннәр җылыту белән, боткага әйләнде. Шундый явымнар белән ничә көн үтсә дә, Чирмешән урамнарында кар чистартучы техникалар күрмәдек. Нишләп алай икән дип, Чирмешән авыл җирлегенә шалтыраттым. Алар да аптырашта, тендерны,...

Ноябрь ае башлану белән берничә көн яуган кар, бөтен илгә, шул исәптән, Чирмешәнгә дә мәшәкатьләр алып килде. Өсте-өстенә яткан кар, көннәр җылыту белән, боткага әйләнде.

Шундый явымнар белән ничә көн үтсә дә, Чирмешән урамнарында кар чистартучы техникалар күрмәдек. Нишләп алай икән дип, Чирмешән авыл җирлегенә шалтыраттым. Алар да аптырашта, тендерны, ягъни юл чистарту эшен ниндидер Чаллы оешмасы откан, ди. Хәзер район үзәге юлларын шуннан килеп чистартырга тиешләр икән.
Аңламыйм мин бу законнарны. Югыйсә, үзебезнең "Татнефтедор" егетләре ничә ел Чирмешән урамнарын кышларын чип-чиста итеп тоттылар. Хәзер, имеш, моны чаллылылар эшли була. Үзебезнекеләр эшсез кала түгелме соң? Ниндидер зур шәһәр оешмаларына көндәш итеп, ниндидер конкурслар уздыру башка сыймаслык хәл, минемчә.
Нишләп авыл кешесе һаман да икенче сортлы булып кала икән. Авыл халкының хезмәте иң авыры, эш хакының иң түбәне дә аныкы. Инде безнең юлларны шәһәрдән килеп чистартып, акча эшләп китмәкчеләр. Болай барса, авылда кеше бөтенләй калмаячак бит...
Ә тендер откан кар чистартучылар һаман күренми әле. Урам юллары кар боткасы. Тендер-мендор...
Габдулла Шакиров.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хат юллар чистарту