Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Октябрь бәйрәмендә чирмешәнлеләр “колхоз ашына“ йөри иде

Элек, без малай чакларда "революция көне" иң зур бәйрәмнәрнең берсе иде. Октябрь бәйрәмен көтеп ала идек. 7 ноябрь җитә башласа, ирексездән, элеккеге вакытлар искә төшә. 7 ноябрь көнне авылдагы бөтен кеше төркем-төркем булып төрле йортларга мәҗлескә, "колхоз ашына" барды. Идәнгә утырып бәлешеннән, шулпасыннан авыз иттек. Аш үткәрүче хуҗага кеше башыннан...

Элек, без малай чакларда "революция көне" иң зур бәйрәмнәрнең берсе иде. Октябрь бәйрәмен көтеп ала идек.

7 ноябрь җитә башласа, ирексездән, элеккеге вакытлар искә төшә. 7 ноябрь көнне авылдагы бөтен кеше төркем-төркем булып төрле йортларга мәҗлескә, "колхоз ашына" барды. Идәнгә утырып бәлешеннән, шулпасыннан авыз иттек. Аш үткәрүче хуҗага кеше башыннан исәпләп, амбардан, складтан итен, онын, чәен биргәннәре истә.
Гадәттә, бәйрәм тирәсенә туңдырып, кыш була иде, бала чакта тизрәк кышкы киемнәрне киеп кунакка бару зур шатлык булды. Бу көнне авыл мәдәният йорты иртәдән үк ачыла, аштан соң яшьләр җыелып шунда бара, бии, гармун тавышы кичкә кадәр тынмый.
Инде гаилә корып шәһәрдә яшәгәндә дә, демонстрациядән соң, бер көнгә генә булса да, авылга ашыга идек. Демонстрациягә әзерләнү дә үзенә күрә бер күңелле мәшәкать булды, хезмәт коллективы, гаилә, дуслар белән "Ура!" кычкырып, музыка астында урамнардан үтү күңелләргә бәйрәм рухы өсти иде.
Инде Бөек Октябрь революциясе көне календарьда дистә еллар "кызыл белән" язылмаса да, ул безнең буын кешеләренең йөрәгендә зур бәйрәм буларак уелып калган. Бу көн якынлашкан саен хатирәләр яңара, үткәннәр искә төшә.
Әгъзаметдин Галиәкбәров,
Югары Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Октябрь бәйрәме революция

2
X