Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Минсәгыйть Шакировка, башкарган эшләре өчен, рәхмәт

Безнең авылның Лашман дигән исеме, бердән бик борынгы, матур, булса, икенчедән, анда бик тырыш, уңган-булган халык яши.

Аларның берсе – районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть абый Шакиров. Алма агачыннан ерак төшмәгән, аның әтисе Хаматзакир Хаматшакир улы,  әнисе Хәтимә Хәертдин кызы да авылда булдыклы нәселләрдән, диләр. Минсәгыйть абыйның туганнары  Миндар, Мингариф  абыйлар,  Рәхилә, Минҗиан апалар, урыннары җәннәттә булсын, ни кызганыч, хәзер мәрхүмнәр инде.

Шуны әйтәсем килә,  безнең авылның урам юллары асфальтлы, мәктәбебез матур, анда хәтта бассейн эшләп тора. Шундый итү өчен заманында Минсәгыйть Закир улы нык тырышты. Авылыбызның газлы, утлы, сулы булуында да аның өлеше зур. Минсәгыйть Шакировның авылдашларына бүләге -  клуб янында һәйкәл сугышта һәлак булганнарны искә төшереп тора. 

Менә шушы хезмәтләре өчен, бүген бераз онытыла башлаган хөрмәтле  авылдашыма  рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Озын-озак яшәгез, Минсәгыйть Закирович, картлык көннәрегез куанычлар белән үтсен. Авылдагы әти-әниегезнең йортына тагын да ешрак кайтып йөрегез.

Сезгә  хөрмәт белән, Алсу Һадый кызы Хәмидуллина.

Лашман авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X