Мордва Афонькәсе мәдәният йортында өлкәннәр өчен күркәм бәйрәм оештырдылар. Авыл җирлеге җитәкчеләре чәй мәҗлесенә 20дән артык кеше чакырганнар.
Үзешчән артистлар кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр, ә "Умарина" фольклор ансамбленең чыгышын кунаклар көчле алкышларга күмделәр.
Үзешчәннәр белән бергә өлкән яшьтәгеләр дә җыр-биюләрдә теләп катнаштылар.
Чирмешәндә яшәсәм дә, мин "Умарина" ансамблендә җырлыйм. Соңгы...
Мордва Афонькәсе мәдәният йортында өлкәннәр өчен күркәм бәйрәм оештырдылар. Авыл җирлеге җитәкчеләре чәй мәҗлесенә 20дән артык кеше чакырганнар.
Үзешчән артистлар кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр, ә "Умарина" фольклор ансамбленең чыгышын кунаклар көчле алкышларга күмделәр.
Үзешчәннәр белән бергә өлкән яшьтәгеләр дә җыр-биюләрдә теләп катнаштылар.
Чирмешәндә яшәсәм дә, мин "Умарина" ансамблендә җырлыйм. Соңгы вакытта авылның мәдәният учагы танымаслык булып үзгәрде. Капиталь ремонт үткәрелгәч мондагы биналар, шул исәптән, китапханә дә, яктырып, матураеп киткән. Җылы санузелларның булуы да бик яхшы.
Бәйрәмдә катнашучылар исеменнән авыл җирлеге башлыгы Александр Митяевка һәм спонсорларга зур рәхмәт белдерәм. Мәдәният йорты тәрәзәләрендә утлар сүнеп тормасын, музыка һәм җыр яңгырасын, Мордва Афонькәсе дә гел яшәрә барсын иде.
Надежда Нагорнова,
"Умарина" ансамблендә катнашучы.
Чирмешән авылы.
Нет комментариев