Китаплар Чирмешән кызы Язиләне сәяхәткә “алып барган”
Без 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Казанга бардык. “Әкият” курчак театрында спектакль карадык, беренче тапкыр башкаланың матурлыгын күреп сокландык.
Мин китап укырга яратам. Шул кызыксынуым мине 1 нче сыйныфта ук үзәк китапханәгә алып килде. Анда баргач, без башта балалар бүлегендә туйганчы уйныйбыз. Аннары үземә ошаган китапны сайлыйм. Мавыктыргыч китаплар быел миңа зур бүләк әзерләгән булып чыкты. “Укучының мәдәни көндәлеге” район конкурсында җиңүчеләр арасына кердем. Миңа истәлек бүләге һәм Диплом тапшырдылар. Сеңелем Ясминә дә актив укучы.
Чирмешән китапханәсенең һәр хезмәткәренә бик зур рәхмәт. Ә яшьтәшләремне китапның могҗизалар дөньясына, китапханәгә чакырам.
Язилә Гыйниятуллина.
Чирмешән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев