Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелдә – җыр, табында – балык ашы

“Рус милли-мәдәнияте берләшмәсе“ төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары изге апостоллар Петр һәм Павел православ бәйрәмен быел Шешминка авылы халкы белән билгеләп үтәргә булдылар.

12 июль - бәйрәм иртәсе Димитрий Солунский чиркәвендә гыйбадәт кылу белән башланып китте. Дини йоладан соң, авыл мәдәният йортында бәйрәмгә кагылышлы гына түгел, храм настоятеле Петр Занковичның туган көне уңаеннан да мәдәни чара үтте. Прихожаннар тарафыннан көйләнгән сыйлы табыннар артында кунаклар Петр атакайның яшүсмер чорлары, дини семинариядә укыган һәм Чирмешән благочиниесе храмнарында хезмәт куйган еллары турында фильм карадылар. Аңа район инвалидлар оешмасы һәм рус милли оешмасы вәкилләре, Чирмешән храмы прихожаннары рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Шунысын әйтергә кирәк, рус милли оешмасы оештырган һәр чара милләтара бәйрәмгә әверелә. Бу көнне дә шулай булды - халык Петровканы бәйрәм итәргә Шешминкага Чирмешәннән генә түгел, тирә-як авыллардан: Лагеркадан, Мордва Афонькәсеннән, Павловкадан да килгәннәр. Һәрберсе күчтәнәчләр белән бер-берсен тәбрикләргә ашыкты.

Табынның тагын бер сые – балык ашы (уха) иде, чөнки нәкъ бу көнне православ халкы балыкчы көне буларак та билгеләп үтә: изге Петр нәселдән килгән балыкчы да булган бит.

Бәйрәмне кызыклы итәр өчен Шешминка һәм Мордва Афонькәсе (“Умарина“ ансамбле) авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә нык тырышканнар. Гармунчы Геннадий Семенов кунаклардан табын җырларын, такмаклар җарлатты. Халык рус телендә генә түгел, ана телләрендә чуваш, мордва җырларын да яңгыраттылар, биеделәр.

Бәйрәм Зоя Домрачева хуҗалыгында әйлән-бәйлән (хоровод) җырлары белән дәвам итте, ә аннан эстафетаны Мордва Афонькәсенннән Федор һәм Вера Родионовларның үрнәк хуҗалыгы кабул итеп алды. Бар урында да бәйрәм табыннары көйләнгән иде, Питрауда җыр-моң тынмады.

Валентина Меркулова, Татьяна Дуглава, Ирина Митяева.

Чирмешән авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев