Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Каенатам яхшы кияү иде

Газетада игълан ителгән кияүләр хакында язмалар конкурсы турында соңрак ишеттем. Аннан “Кайсы киявемне мактыйм икән”, - дип баш ватып алдым һәм, уйлый торгач, үткән заманга кайтып, бәйге инде узса да, авылыбызның иң абруйлы кияве – каенатам Минәхмәт Хәйрулла улы турында язарга ниятләдем.

Минәхмәт әти яшьли ятим кала (инде күптән мәрхүм). Авылның чибәре Сәкинәне – әнине ул урлап кайта. Әллә шуңа инде, кызның әнисе кияүне әүвәл бик үз итми. Гомер үтә, бер-бер артлы балалар туа. Сәкинә әнинең әнисе (әби) улын югалта, ә киленгә ике бала кала. Тормыш бик авыр. Нишләргә? Инде олыгая да баручы карчыкка төп йортта урын да “тарая” башлый. Акыллы аксакаллар киңәшен тотып, Минәхмәт хатынының әнисен – “әбисен” үзләренә ала. Аңа җылы урын бирәләр. Әби үзе дә бик уңган карчык, көн-төн кырда эшләгән яшь гаиләгә өйдә күз-колак кына түгел, төп ярдәмче  була әле ул. 70 яшен узган әби - гаилә өчен олы терәк.

Илебезгә каршы сугыш башлана. Әтине иң беренчеләрдән булып фронтка алалар. 35 яшьлек ирнең йортында өй тулы баласы, хатыны, киявенең исән-сау гына кайтуын теләүче әбисе кала. 40 ар градуслы эсседә дә әби, киявенең әйләнеп кайтуын теләп, уразалар тота, һәр көн догалар укып Аллаһыга ялвара... 1945 елның көзендә кайта әбинең кияве, сау-сәламәт булып. Тормыш дәвам итә.

1970 елда шушы гаиләгә килен булып төштем. 100 яшьтән узган әби инде аякта түгел, күзләре дә күрми иде. Мин бу гаиләдә әтинең - каенатаның әбигә булган хөрмәтенә соклана идем. Аш әзер булуга “Әбиегезне карагыз, ул ашаганмы?”, дип  әүвәл аны кайгыртыр иде. Мунчаны әни белән юындырсак, әти әбине каршы алыр, чәй эчертер иде.

Безнең татар гаиләләрендә кыз анасын үз түреңдә (килү дә) яшәтү - ул чорда бик сирәк кенә түгел, юк күренеш иде бу якларда. Шундый кияү буламы икән, дип аптырый да идем әле мин. 40 ел бергә яшәде алар!

Туганлык җепләрен сакларга, дәвам итәргә, аны өзмәскә күп көч куйган кияү дә әле минем каенатам. Яу кырында батырлыкларының шаһиты – орден-медальләре белән мактанмады ул, “мин” димәде, оныкларын сөя белүче сугыш ветераны иде. Алар белән мин 26 ел гомер иттем. Язмам алар рухына дога булып барсын иде.

Инде үзебез дә олы яшьтә, өч кияү “әбисе” мин. Кияүләр синең кызларың белән тату яшәсә - менә шул инде әти-әнигә олы бүләк. Кайсы киявең ничек? - дип сораучылар да бар. Безгә ярдәм кирәккәндә, өчесе дә булышалар. Кайсы оста төзүче, кайсы акыллы киңәшче, кайсы һәрдаим кайтып хәл белүче. Гаилә учакларын сүндерми, балаларына (оныкларга) төп таяныч, әти булулары – шул инде иң яхшы кияүләр.

Күршебез Наил Сафин байтак еллар хатыны Кадриянең әтисе Ильяс хәзрәт белән бергә бер түбә астында яшиләр. Ачык ишекле бу матур гаиләгә күз генә тимәсен иде. Мондый гаиләләр бик сирәк, андыйларга сокланмау мөмкин түгел.

Рәсимә Хәйруллина.

Туймәт авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев