Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмәдә яшәүче Мохтар Әскаров - үрнәк кияү

Кара Чишмә авылында яшәүче Мохтар һәм Дания Әскаровлар гаиләсе башкалардан берни белән дә аерылмый кебек. Әмма аларга карап сокланмый мөмкин түгел.

Шентала районының Әбдеки авылы кызы Даниянең Кара Чишмәгә килен булып төшкәненә 20 ел вакыт үткән. Инде уллары Илшат Әлмәт политехник техникумы студенты. Әскаровлар гаиләсендә Мохтар абыйның инвалид абыйсы Мәхмүт тә яши. Әле Даниянең әнисен һәм сеңелесен дә гаиләләренә сыендырдылар. Менә шулай, инде күп еллар алар бер гаилә булып яшиләр. Мин алардан бер зарлану сүзе ишеткәнем юк.

Моның сере нидә икәнен Даниядән сорадым: “Монда Мохтарның роле бик зур. Әгәр ул ачык йөз күрсәтмәсә, әни белән авыру туганымны үзебезгә сыендыра алыр идекме икән?! Әни дә киявенә бик рәхмәтле. Кайберәүләр үз улларыннан да мондый кадер-хөрмәтне күрә алмый. Кирәк вакытта, ул әбисен һәм каенсеңелесен машинасы белән больницага алып бара, врачларга күренергә дә ярдәм итә. Безнең Мохтар үтә сабыр һәм аз сүзле, әмма үзен эше белән күрсәтә белә.”

Шундый булмаса, кияү кеше хатынының әнисенә һәм сеңелесенә шундый хөрмәт күрсәтә алыр идемени?! Бу егетлек! Моны Мохтар абый кебек кияүләр генә булдыра ала.

Фәнис Шәфыйков.

Кара Чишмә авылы.

Фото Кадыра Гумерова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X