Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмә усаллар авылы түгел

Берәр кая барып, үзеңне Кара Чишмәдән дисәң - усал халык, дип кенә җибәрәләр. Юк, безнең авыл халкы бер дә андый түгел. Дини, ярдәмчел, туры сүзле халык яши бездә. Шуларның берсе - хәзрәтебез Рөстәм Әхсән улы һәм аның гаиләсе. Рөстәмнең әти-әнисе, Әхсән абый белән Флюра апаның бер-бер артлы диярлек өч балалары...

Берәр кая барып, үзеңне Кара Чишмәдән дисәң - усал халык, дип кенә җибәрәләр. Юк, безнең авыл халкы бер дә андый түгел.

Дини, ярдәмчел, туры сүзле халык яши бездә. Шуларның берсе - хәзрәтебез Рөстәм Әхсән улы һәм аның гаиләсе.
Рөстәмнең әти-әнисе, Әхсән абый белән Флюра апаның бер-бер артлы диярлек өч балалары дөньяга килде. Өй өлгертеп, матур гына яшәп яткан вакытта, типсә тимер өзәрдәй Әхсән абый, өч баласын ятим калдырып, бу якты дөньядан китеп бара. Сабыйларның кечкенәсенә - 4, олысына - 12, ә Рөстәмгә нибары 10 яшь. Нишлисең, тормыш дәвам итә, үзе дә ятим үскән, сабыр холыклы Флюра апа фермада хезмәт куеп, балаларын ялгызы аякка бастырды. Бүген ул улы Рөстәм һәм килене Наилә белән, кадерле һәм хөрмәтле әни, әби булып, өч оныгы белән бергә гомер кичерә.
Рөстәм хәзрәт турында әйткәндә исә, аңа "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр" дигән халык мәкаль бик туры килә. Бабасы Шәрип тә элек дин сабагы укыткан, бик белемле кеше булган, диләр безнең әниләр. Каннан килгән шәфкатьлелектер инде бу. Рөстәм хәзергесе вакытта авылыбызның мәчет имамы. Ул бик күп яшьләрне дин юлына тарта, алар мәчеткә килеп гарәп хәрефләре өйрәнәләр, вәгазьләр тыңлыйлар. Олымы, кечеме, хәзрәтебез кешегә авырлык килгәнен күрсә, ярдәм кулы сузмыйча калмый.
Мәчетебезнең матур, чиста-пөхтә булып торуында, авылыбыздагы тәртиптә дә Рөстәмнең өлеше зур. Җомга намазына 30-35 кеше йөри. Ярдәмчеләре Фазыл абый Илалов олырак яшьтә булса да, Рөстәмне бик хөрмәт итә. Мәчетебез гөрләп тора, хатын-кызларыбыз да Корьән укырга, гарәп хәрефләрен өйрәнергә йөриләр. Аларга дин сабагын Сания Мәссарова, Зәрига Илалова апалар өйрәтә. Аларның барысына да Аллаһының изге рәхмәтләре булсын.
Дин һәм спорт бергә алып барыла. Мәчеттә йөрүче яшьләр мәхәлләләр арасындагы ярышларда актив катнашалар. Монда да хәзрәтебезнең өлеше зур.
Мөселман бәйрәмнәрендә пылаулар пешереп, чәйләр әзерләп, олыларның, балаларның да күңелен күрә Рөстәм. 8 март бәйрәменә дә авылыбыз хатын-кызлары өчен бик матур бәйрәм оештырды.
"Булганнан бар да була" дигән әйтем бу гаиләгә туры килеп тора. Каникул вакытларында мәктәп балаларын Рөстәмнең Әлмәттә Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы кызы Нәзилә дин сабагына өйрәтә. Балалар апаларын яңа белемнәр алыр өчен сагынып көтеп торалар. Хәзрәтнең уртанчы улы Рәзил бик күп дини ярышларда катнашып дәрәҗәле урыннар яулый. Кечкенә улы Рәмиз дә абыйсыннан калышмаска тырыша. Хатыны Наилә мәктәптә укытучы булып эшли, бүген Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый. Флюра апа Яр Чаллы шәһәрендә Ак мәчеттә белем ала. Бер гаиләдә күпме көч һәм бәрәкәт!
Рөстәм хәзрәтнең вәгазьләрен тыныч күңел белән генә тыңлап булмый. Алар йөрәккә, күңелгә үтеп керерлек була. Ходайдан бирелгән сәләт гомер буена шулай барсын иде. Әхсән абый да "Эх, булдыралар минем балаларым!" - дип шатланып ятсын, хәер- догасыннан ташламасын иде.
Каинә Шәйхетдинова.
Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кара Чишмә дини кеше хәзрәтебез