Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкино авылында кайбер урамнарда су юк, акчасын түләтәләр

Иске Сережкино авылында суүткәргеч торбалар 1988 елда салынган. Әмма соңрак, нефтьчеләр эшчәнлеге белән бәйле, аннан килүче су эчәргә яраксызга әйләнде һәм алар чишмә буенда су кудыру станциясе төзеп, аны суүткәргечләр челтәренә тоташтырдылар. Хәзер искесережкинолыларның суның сыйфатына дәгъвасы юк.

Тик шунысы бар, Гагарин һәм Степная урамында яшәүчеләрнең бер өлеше сусызлыктан интегә: насосларның көче җитми. Аларның кайберләре ишегалларында, бакчаларында кое казытып, суны шуннан алалар. Үткәргечләрдә су булмаса да, аларга түләү кәгазьләре китерелә, ягъни хезмәт күрсәтелми, ә акчасын түләтәләр. Тиешле оешмалар бу мәсьәләне хәл итәргә булышырлар дип өметләнәбез.

Евгений Илюхин

Иске Сережкино авылы.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев