Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Фоторәсемнәрдә – бәхетле гаиләләр

Күптән түгел Яшьләр үзәгендә матур бәйрәмгә – Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган фоторәсемнәр бәйгесе үтте.

Бер карасаң, гадәти конкурс, чирмешәнлеләрнең гап-гади гаилә фотолары. Әмма безне анда сурәтләнгән кешеләрнең, нигездә яшьләрнең якты, елмаюлы йөзләре сөендерде. Әлеге фоторәсемнәрне бәйгегә җибәрүчеләр өчен тормышта беренче урында - гаилә.

Хәзер күп яшьләр шәһәргә омтыла. Әйе, анда алар өчен кызык, күңел ачарга мөмкинлекләр күбрәк. Әмма авылда төпләнеп калучы кызлар, егетләр дә аз түгел. Алар гаиләләр коралар, йортлар төзиләр, күңелләренә яткан эш башкаралар, йорт тирәсендә, бакчада хезмәт куеп та тормыштан тәм табалар. Алар барына канәгать, киләчәккә планнары зурдан. Конкурс эшләре шул хакта сөйли.

Күп балалы гаиләләргә ничек сокланмыйсың? (Алар безнең авылларның киләчәге)

Тиздән без фотоконкурска йомгак ясаячакбыз һәм барлык катнашучыларны бүләкләячәкбез.

Ирина Суворова

Чирмешән авылы

culture.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X