Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дәрәҗәң арта гына

Чирмешәндә яшәүче Александр Бочкарев үзенең ана теле - рус теленнән кала тагын өч тел (татар, чуваш, мордва) белә. - Миңа бу телләрне өйрәнергә кушучы булмады, аларны шул милләт кешеләре белән аралашып кына өйрәндем. Бик җиңел үзләштердем. Малай чакта өйрәнүем тормыш юлында ярап куйды, кырык ел татарлар белән эшләдем,- ди Александр...

Чирмешәндә яшәүче Александр Бочкарев үзенең ана теле - рус теленнән кала тагын өч тел (татар, чуваш, мордва) белә.


- Миңа бу телләрне өйрәнергә кушучы булмады, аларны шул милләт кешеләре белән аралашып кына өйрәндем.

Бик җиңел үзләштердем. Малай чакта өйрәнүем тормыш юлында ярап куйды, кырык ел татарлар белән эшләдем,- ди Александр Иванович.

А. Бочкарев Светлогорск урман пункты начальнигы да була. Кул астында төрле милләт кешеләре хезмәт куя, күбесе - татарлар.

- Мин татарлар янында -татарча, чувашлар белән чувашча сөйләшәм, дөрес, хәзер мордвача онытыла башлады, чөнки аралашу аз.

Алар русча сөйләп азапланмыйлар да, мине үз милләттәшләре дип кабул итә иделәр. Райондагы бөтен милләт халкын, диннәрен, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен дә хөрмәт итәм, - ди күп тел белүче якташыбыз.

Александр Иванович татарча укый да ала, тик кайбер сүзләрне аңлап җиткермим, ди. Ә телевизордан татарча концерт тыңларга, тапшырулар карарга ярата.

Бочкаревларның балалары мәктәптә татар телендә укымасалар да, татарча яхшы беләләр.

- Күп телләр белү бер вакытта да артык булмый ул, бары кешене бизи генә, ана телеңә дә хилафлык китерми,- ди А. Бочкарев.

Кадрия ГАМИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән