Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнне чүп баскан

Район үзәгендә еш булсам да, нигәдер моңа игътибар итмәгәнмен бугай, соңгы тапкыр Күл буе ял паркын, Совет урамын, Хезмәт Даны аллеясын күреп шаккаттым.  Җир чүпләнгән. Бу бит безнең кунакларга күрсәтә торган матур урыннарыбыз иде.

Дөрес, күл буенда зур ремонт уздырылган, күләмле эшләр башкарылган, тик ул матурлык чүп үләннәре ышыгында калган, алабута, кычыткан, шайтан таягы шаулап үсеп утыра. Балалар мәйданчыгы янындагы алабуталар кеше биеклек үк булган.

Элек чәчәк эчендә утырган Совет урамына да чүп үләннәре хуҗа. Яшьләр паркындагы элеккеге кибет бинасы нигезе дә ни сүтелми, ни төзелми, эш ярты юлда калган. Хезмәт Даны аллеясын күргәч, тагын да ныграк гаҗәпләндем. Чүп контейнерлары тулып ташкан, чәчәк клумбалары быел нигәдер буш, былтыр үскән чәчәкләрнең корыган ботаклары гына утыра.

Әлфия.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев