Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр санлы телевидение карый

Без үткән ел ахырына кадәр гади антенна белән телевидениедә дүрт канал карадык. Яңа ел алдыннан балалар приставка алып кайтып урнаштырдылар, инде санлы режимда егерме канал бик чиста күрсәтә.

Приставка аша ТНВны, татарча тапшырулар карап булмавы гына начар. Әлегә җаен таптык – аңа иске антенна аша тоташабыз. Июнь аеннан аналог телеведениесе бетә диләр, аннан соң элеккечә карап булырмы, белмибез. Санлы телевидение пакетында  киләчәктә ТНВ да булачак дигән сүзләр дә ишеттек, дөрес булса, бу бик яхшы.

Безнең – олыларның татарча тапшырулар, концертлар карыйсы килә. ТНВда балалар өчен дә кызыклы тапшырулар бар бит.

Ралия Вәлиева.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X