Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әрмәнстандагы “йортымда” яшәүчеләр белән очраштым

Быел Чирмешәндә минем өчен кызык кына очрашу булды. Шулай беркөнне кунакханә ремонтлаучы, әрмән милләтеннән булган төзүчеләр белән сөйләшеп киттек.

Алар Гюмри – элеккеге Ленинакан шәһәреннән икән. Мин 1988 елның декабрендә анда булган зур җир тетрәүдән соң шундагы төзелеш эшләрендә катнашканымны әйттем. Егетләр тәгаен кайда эшләгәнлегем белән кызыксындылар. 17/7 санлы, 4 катлы йортны нигезеннән алып өлгертүгә кадәр төзешкәнемне әйткәч, алар гаҗәпләнеп, бер-беренә караштылар. Баксаң, алар нәкъ шушы йортта яшиләр икән. “Бик яхшы йорт, барысы да сыйфатлы, булсын дип эшләнгән. Сиңа да, аны төзегән башкаларга да рәхмәт” , - диделәр яңа танышларым.

...1988 елда Әрмәнстанда булган җир тетрәү бөтен Советлар Союзын кайгыга салды. Минутлар эчендә тулысынча, нигезенә кадәр Спитак шәһәре, өлешчә – Ленинакан шәһәре һәм башка торак пунктлар җимерелде. Ун меңнәрчә кешенең гомере өзелде, меңнәрчә кеше инвалид булып калды, ярты миллионнан артыгы мал-мөлкәтсезгә, йортсыз-җирсезгә әверелде.

Тугандаш республиканың җимерелгән шәһәрләрен һәм районнарын аякка бастыруда илебез белән катнашканнарын радио һәм телевидениедән ишетеп белә идек инде.

Ерак Әрмәнстанда миңа да эшләргә туры килер дип әүвәл башыма да килмәде. Әмма нәкъ шулай булды да. Төзелеш белгече буларак, мине шунда җибәрделәр, өстәвенә Түбән Новгородта (элеккеге Горький) укыган елларда мин җир тетрәүле зоналарда төзелеш темасы буенча диплом яклап, шундый урыннарда эшләргә рөхсәтем бар иде. Чирмешән МСОсында төзелештә тәҗрибә  туплавым да моңа этәргеч биргәндер. Ул вакытта, мин Кармышта – терлекчелек комплексы, Бәркәтәдә һәм Туймәттә – мәктәпләр, Чирмешәннең Беренче Май урамында банк бинасы, тораклар төзүдә катнашкан идем. Кыскасы, тәҗрибә бар.

1989 елның февраль башында без, “Татгражданстрой” төзелеш трестыннан 22 кеше, самолет белән Казаннан-Мәскәүгә, аннан Ленинаканага очтык.

Җир тетрәүдән соң монда, нигездә, бер катлы йортлар гына калган, ә күп катлы йортлар, мәктәп, балалар бакчалары, больница, кибет һәм башка биналар хәрабәләр эчендә иде.

Карыйсың: бина тышыннан төзек кебек, ә эчтән барысы да җимерек. Килүгә без эшкә тотындык – ишелгән биналарны сүтеп, төзелеш чүп-чарын шәһәр кырыендагы иске карьерга ташыдык. Вагоннарда яшәдек, үзебезнең ашханәдә туклана идек, үзебез мунча салдык. Ә бер айдан соң безгә, алда телгә алынган 17/7 санлы дүрт катлы йорт төзүне тапшырдылар. Аны нигезеннән тотынып, җир тетрәү куркынычын исәпкә алып, бик күп тимер-бетон, арматуралар кулланып күтәрдек. Шәһәрдә Советлар Союзының төрле почмакларыннан дистәләгән милләт вәкилләре эшләде. Ике айдан соң командировка срогым бетте, әмма җитәкчелек миңа “алтын таулар”, хәтта “Волга” машинасы вәгъдә итеп, тагын калырга кыстады. Мин калдым, билгеле, вәгъдә ителгәннәр берсе дә булмады гына. Җиде айдан соң Казанга кайткач, безнең төзелеш трестының таркалуын белдем. Соңрак Советлар Союзы да бетте.

...Декабрь аенда Әрмәнстандагы коточкыч җир тетрәү вакыйгасына 30 ел була. Анда мин һәм Татарстаннан тагын йөзләрчә төзүче катнашты. Шуны гына әйтәсем килә, менә шундый кыен вакытларда тугандаш халыклар арасында ярдәмчеллек һәм дуслык мәңгелек булсын иде.

Хәйдәр Миндубаев.

Чирмешән авылы.

фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев