Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районы китапханәләрендә "Сәламәт булыйк" программасы буенча да эшлиләр

Алкоголь, наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр куллану зыяны хакында еш сөйлиләр һәм язалар. Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы.

Безнең җирлекара үзәкләштерелгән китапханәнең 2017-2020 елларга исәпләп төзелгән “Сәламәт булыйк” дип аталган максатчан программасы яшүсмерләрдә тормыш кыйммәтләре һәм ориентирлар формалаштыруга, үз тәртибе һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе булдыруга йөз тоткан. Әлбәттә аны тормышка ашыру мәктәпләр, мәдәният йортлары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белән берлектә алып барыла. Китапханәләр әлеге программа кысаларында узган елда 407 чара әзерләде һәм үткәрде.

Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәү һәм алкогольдән баш тартуга юнәлдерү өчен, Лашман авылы китапханәсендә “Аек Россия” дип аталучы мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Яшь укучыларны Әккәрәйдә “Аек яшәү – шәп” дигән әңгәмәгә чакырганнар, әдәбиятта бу темага күзәтү ясаганнар. Карачишмәлеләр “Без аек Россия өчен” акциясе оештырды. Ә үзәк китапханә үткәргән “Дөньяга аек кара” акциясендә халыкка китап күргәзмәсе материаллары, алкогольгә каршы плакатлар, файдалы мәгълүмат язылган буклетлар  тәкъдим ителде. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 8 сыйныф укучылары өчен “Алкоголь – мәкерле агу, ул балалар өчен куркыныч” дәресе үткәрдек.

Наркоманияне профилактикалау максатында, район үзәк китапханәсендә Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары белән узган “Алданган язмышлар яки героиннан “китүчеләр” чарасы да файдалы булды. Түбән Кәминкә китапханәсендә авыл фельдшеры катнашкан “Аска алып төшүче баскыч буенча – өскә” дип аталган ток-шоу да яшьләр күңелендә уелып калгандыр. Әлеге чара “Наркотиксыз дөнья” электрон презентациясе белән үрелеп барды. Югары Кәминкәдә балаларны китапханәгә “Мин беркайчан да тәмәке тартмаячакмын” дигән сәламәтлек дәресенә дәшкәннәр.

Китапханәләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча җанлы эш алып барыла. Ул чараларның берничәсен генә атыйм: “Сәламәтлек хакында яшьләргә 100 киңәш” (үзәк китапханә), “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” (Ульяновка китапханәсе), “Минем шөгыльләрем илендә” (Югары Чегодай китапханәсе), “Сәламәтлекне сайлыйбыз – тормышны сайлыйбыз” (Иске Үтәмеш китапханәсе), “Сәламәтлек әлифбасы” (Әккәрәй китапханәсе), “Спорт – ул сәламәтлек” (Түбән Кармалка китапханәсе).

Без сәламәт яшәү рәвешенең дәрәҗәсен күтәрүне, спортка, туризмга, сәнгатькә күбрәк балаларны һәм яшьләрне тарту бурычы куябыз.

Маргарита Игнатьева,

Чирмешән җирлекара үзәк китапханә

директоры урынбасары.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев