Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән китапханәчеләре ветераннарны комсомолда үткән елларга алып кайттылар

Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре комсомолның 100 еллыгына багышлап зур бәйрәм оештырды.

Ул кичтә элек бергә эшләгән байтак кеше белән очрашып, үткәннәрне искә төшердек. Мин 17 нче ПМК да комсомол оешмасы секретаре идем. Чаралар, җыелышлар үткәрдек, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләдек. Комсомол билетын һәм значогын әле дә кадерләп саклыйк.

Китапханәчеләр безне кунак итеп кенә калмадылар, хәтта бүләкләр дә бирделәр, әле тагын ноябрьдә булачак бер концертка билетлы да булдым. Әлеге чараны эчтәлекле, кызык итеп оештыручыларга зур рәхмәт.

Шамил Сөнчәләев.

Чирмешән авылы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев