Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бөтен яңалык шунда

Мин район газетасына элек-электән һәрдаим язылып барам. Бөтен яңалык шунда бит. Олы яшьтә булгач бик чыгып йөри алмыйм, ә район хәбәрләрен, Чирмешән авыллары тормышын газетадан күзәтеп торам.

Озак еллар колхозда эшләгәч, хәзер дә авыл хуҗалыгы, урак алдынгыларына багышланган язмалар кызыксындыра. “Без бу хакта язган идек” рубрикасы аеруча күңелгә ятышлы. 40-50 ел элек булган хәбәрләрне укыгач, үзеңне кире шул чорга әйләнеп кайткандай тоясың, бүгенге тормыш белән чагыштырып карыйсың.

Газета бик кызыклы, шулай да кеше язмышлары турындагы мәкаләләр,  тормыштан кызыклы хәлләр хакында күбрәк укыйсы килә. Дини темага язмалар ешрак басылса яхшы булыр иде.

Роза Җаббарова.

Иске Үтәмеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев