Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә авылы пенсионеры бердәм, дус булып яшәргә өнди

Вакыт – аннан файда табып, дөрес итеп яшәр өчен, кешегә бирелгән нигъмәттер. Җан иясе буларак, адәм баласы вакыт агымында туа, үсә, яши һәм тормыш баскычларын гомер дип аталган заман өзеге эчендә артта калдыра килеп, Ахирәткә күчә. Шуңа күрә вакытның кыска гына  бер өлеше булган гомер - кешенең  иң зур байлыгы һәм хәзинәсе.

Бу дөнья - һәммәбез өчен имтихан ул. Әгәр шундый кыйммәтле булган вакытыбыздан дөрес файдалансак, җиң сызганып эшләсәк һәм тырышсак, имтиханны узачакбыз. Гомер су агымы кебек уза. 2021 елны озаттык, 2022 елны каршы алдык, шул вакытны без аз гына булса да үткән гомергә күз салабыз. Эшен дә, ашын да, кылган гамәлләребезнең, яхшы якларын, уңышсызлыкларны да барлыйбыз. Ни кызганыч, бер ел эчендә байтак кешене югалтабыз. Нишлисең, язмыш, без боларга риза булырга тиеш.

Миңа, Аллаһыга шөкер, узган ел ифрат та уңышлы булды дип саныйм. Без бүген дөньяда ике кыз туган, беребез,  85 яшьлек Разыя апам, бик еракта, Саратовта тора, ә үзем туган авылымда, Бәркәтәдә, эшләп, яшәп картайдым. Узган җәйдә аның белән ике тапкыр күрешергә насыйп булды. Аллаһы Тәгаләнең иң әҗерле сәвабы -  туганлык арасын саклау дигән. Әни урынына калган, бердәнбер кыз туганым гомере буена читтә яшәде.

Коронавирус булса да, Аллаһыга шөкер, тормыш тукталмый. Әлбәттә, бергә яшәп, синең өчен янып-көеп йөрүче балаларың яныңда булмаса, бер уңышка да ирешмәс идең, шуның өчен әйткәннәр, бергәлектә - көч диеп. Кияү-киленнәремә, улларыма-кызларыма, якташларыма пар канатлары белән тигез булып яшәүләрен, исәнлек-саулык телим.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев