Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Александр Демидов – 40нчы еллар военкомы

Район газетасының соңгы номерларының берсеннән хәрби комиссариатларның 100 еллыгына багышланган “Бәйрәмнәр эшкә тоташа“ мәкаләсен кызыксынып укыдым.

Анда Чирмешән (элек Беренче Май) районында хәрби комиссарлар булып эшләгән офицерлар санап үтелгән. Әмма искәрмә бар: Бөек Ватан сугышы елларындагы военкомнар турында мәгълүмат юк, диелә. Шуннан минем бала чагым искә төште...

Узган гасырның кырыгынчы елларында без Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 40нчы йортында яшәдек. 1942Нче елда әтине, сәламәтлеге белән бәйле, хәрби хезмәттән комиссовать иттеләр, ул кайтып, хәрби комиссариатта хуҗалык эшләре начальнигы булып эшләде. Ә безнең белән янәшә, 42нче йортта, хәрби комиссар Александр Федорович Фемидов һәм аның “уң кулы“ Федор Иванович Кованов яшәделәр. Ул вакытта миңа 10 яшьтән бераз гына артыграк булса да, ул кешеләрнең, аларның гаиләләрен яхшы белә идем һәм аларда еш “кунак“ булырга туры килгәләде. Авыр еллар иде, күңел ача торган вакыт түгел. Военкомат хезмәткәрләре көн, төн эштә, мобилизация буенча зур эш алып бардылар, һәр көнне фронттан “кара пичәтле“ хат алган кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен күрәләр иде.

Александр Демидов 1948 елга кадәр военком булып эшләде, аннан “эстафетаны“ Исмәгыйль Шәйдуллин кабул итеп алды.

Лидия Мельникова, хезмәт ветераны.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Демидов