Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән газетасының җәмәгать хәбәрчесенә 10 сум премия дә биргәннәр

“Безнең Чирмешән”нең 90 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә район газетасы белән бәйле хатирәләр кабат яңарды.

Мин инде 50 елдан артык район газетасының һәр санын укып барам, 40 елдан күбрәк аның белән хезмәттәшлек итәм. Газетада басылган беренче иҗат җимешләрем шигырьләрем иде. Аннан соң үземне газета игълан иткән бәйгеләрдә сынап карадым. Беренче язмам партиянең 25 нче съезды делегаты Камил абый Фәсыйхов турында иде. Менә бәхет! Бәйгедә беренче урын алып, ул вакытта зур сумма, 10 сум (!) күләмендә акчалата бүләк алдым.

Язмалар әзерләү өчен, Туймәттә мин “ишек какмаган” йорт аз калгандыр. Газетадагы конкурсларны көтеп ала идем, әлбәттә, җиңүләр дә күп булды.

Билгеле, мәкаләмне язып редакциягә килгәч, иң элек газета редакторы Кадыйр Гомәров янына керәм, бу минем язылмаган канун.

Әле дә хәтеремдә, 1992-96 елларда дингә караш яхшы якка үзгәрә башлаган чорда, мәкаләмне тотып аның янына кердем. Үзем белән булган вакыйга турында язган идем. Кадыйр Шакир улы аның белән танышкач, мәкаләмне әлегә бастырмаска киңәш итте. Төптән уйлап карагач, аның тәкъдиме дөрес булуына төшендем, ул язма әле дә минем үз папкамда ята.

Туры сүзле мәкаләләрем өчен яхшысын да, яманын да ишетергә туры килде. Иң мөһиме -–газета минем гаиләм тормышына уңай йогынты ясады. Кечкенә кызыбыз журналистика бүлеген тәмамлап, 20 елга якын шул өлкәдә эшли. Мин редакция коллективына, күп еллардан бирле аны әйдәп баручы Кадыйр Гомәровка бик рәхмәтле. Аларга эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, каләмнәре тутыкмасын, фикерләре чуалмасын. “Безнең Чирмешән” гел безнеке булып калсын.

Рәсимә Хәйруллина.

Туймәт авылы.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев