Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Югары Кәминкәдә ногыт борчагыннан аш пешергәннәр

Краннардан су агып торса да, Югары Кәминкә һәм Керкәле авыллары чишмәләре сукмакларына үлән үсми, халык гел аларның суыннан файдалана, кер чайкаучылар да бар.

Югары Кәминкәдәге “Таллы” чишмәсенең суы бик тәмле, аны ашка, чәйгә кулланучылар күп. Бу су чыганагын берничә ел элек нефтьчеләр төзекләндергән, халык та аны гел карап тора.

Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл халкы белән бергәләшеп, чишмә тирәсен тәртипкә китергәннәр: корыган агачлар киселгән, чүп үләннәре чабылган, аяк асты себерелгән. Шунда ук, элек үзбәк якларында яшәгән, Рәйханә Карабаева ногыт борчагыннан үзенчәлекле аш пешерергә өйрәткән – мастер-класс күрсәткән. Аннан соң “өмәчеләр” әлеге үзбәк ашы белән сыйланганнар.

Мәдәният хезмәткәрләре һәм халык тырышлыгы белән “Керкәле” чишмәсе тирәсе дә матурлынып калган, биредә дә күмәкләшеп барын да җыештырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев