Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яшел чәйне ничек дөрес итеп пешерергә?

Беришебез – кара, беришебез – яшел чәй ярата. Әмма арабызда кара һәм яшел чәйнең икесе дә шул бер үк үсемлектә үсүе турында уйлап караучы бармы икән?

Бер үк әйбер алар, тик әзерләү ысуллары гына – төрлечә. Яшел чәй яфраклары, киптерелер алдыннан, җиңелчә генә эшкәртелә. Ә менә кара чәй килеп чыксын өчен яфракларны, киресенчә, бик озак эшкәртәләр (ферментация дип атала – согы чыксын өчен яфракларны бик нык йомарлыйлар-изәләр, су сибеп, киптерәләр, тагын йомарлыйлар, тагын киптерәләр). Әйтик, кичтән алманы ваклап турап, өстенә бераз су сипсәң, иртән кап-кара боткага әйләнәчәк бит. Чәй дә нәкъ шулай – нык эшкәрткәч, карала.
Яшел чәй бик күп витаминнардан һәм организм өчен кирәкле башка матдәләрдән тора. Шуңа карасыннан файдалырак санала. Әмма аны пешерә белергә кирәк. Күп дигәндә 5 минут пешерергә һәм шуннан соң эчеп куярга. Шул чагында гына чәйнең бөтен файдалы үзенчәлекләре сакланып калачак. Кара чәйне исә көнозын эчәргә мөмкин. Кара һәм яшел чәйнең төп үзенчәлекләре әнә шулар.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев