Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Владимир Путин инвалидларны кайгырта

Ил Президенты 2025 елга эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш дип билгели.

2025 елга Россиядә эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин «Сильные идеи для нового времени» форумында шул хакта сөйләде, "Кызыл таң"  хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы сөйләвенчә, бүгенгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 25 процентка якыны эшли.

«Инвалидлар арасында мәшгуль кешеләр санын ике тапкыр арттырырга һәм 51 процентка җиткерергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Путин.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин октябрьдә инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән 2021-24 елларга чаралар планын раслаган карарны имзалаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев