Вак акча кире әйләнешкә кайта
Татарстанда халыкның копилкаларыннан вак акчаны кире әйләнешкә кайтармакчылар. ТР Милли банкы шундый акция игълан иткән. Ведомство пресс-релизында бәян ителгәнчә, бу "еш кына кешеләрнең копилкаларында яткан яки үз билгеләнеше буенча файдаланылмаучы" акчаларны кире кайтаруны күздә тота. Һәр кешедә уртача 441 данә, яки 1 кг вак акча саклана, дип саный Милли банк....
Татарстанда халыкның копилкаларыннан вак акчаны кире әйләнешкә кайтармакчылар.
ТР Милли банкы шундый акция игълан иткән. Ведомство пресс-релизында бәян ителгәнчә, бу "еш кына кешеләрнең копилкаларында яткан яки үз билгеләнеше буенча файдаланылмаучы" акчаларны кире кайтаруны күздә тота. Һәр кешедә уртача 441 данә, яки 1 кг вак акча саклана, дип саный Милли банк.
Бу уңайдан Милли банк «кайнар линия» дә ачкан. Ул декабрьгә кадәр гражданнардан вак акчаларны көндәлек исәп-хисапта куллану мөмкинлекләре буенча сораулар кабул итә.
zamansulyshy, pixabay фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев