Вак акча кире әйләнешкә кайта
Татарстанда халыкның копилкаларыннан вак акчаны кире әйләнешкә кайтармакчылар.
ТР Милли банкы шундый акция игълан иткән. Ведомство пресс-релизында бәян ителгәнчә, бу "еш кына кешеләрнең копилкаларында яткан яки үз билгеләнеше буенча файдаланылмаучы" акчаларны кире кайтаруны күздә тота. Һәр кешедә уртача 441 данә, яки 1 кг вак акча саклана, дип саный Милли банк....