Белеп торыгыз

Уҗымнарга зыян килмәгән

Кыш айларының беренче көннәрендә районыбызда салкынлык урыны-урыны белән 30 градуска ук җитте. Уҗымнарны суыктан саклардай кар катламы булмау белгечләрдә үсентеләр язмышы өчен борчылу уятты. Әмма борчылырга кирәкми, алар яхшы кышлый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре районның дүрт хуҗалыгыннан - "Чирмешән АГРО", "Алга", "Кади" җәмгыятьләре һәм "Серендеев Н.И." крестьян-фермер...

Кыш айларының беренче көннәрендә районыбызда салкынлык урыны-урыны белән 30 градуска ук җитте. Уҗымнарны суыктан саклардай кар катламы булмау белгечләрдә үсентеләр язмышы өчен борчылу уятты. Әмма борчылырга кирәкми, алар яхшы кышлый.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре районның дүрт хуҗалыгыннан - "Чирмешән АГРО", "Алга", "Кади" җәмгыятьләре һәм "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгының уҗым кырларыннан монолит-кәсләр алды. Тикшерүгә кәсләр алынган кырларда салкыннар уҗымнарга зыян салмаган, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин.

Сүз уңаеннан, былтыр районда уҗымнар 6400 гектарда чәчелгән иде.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Уҗымнар

Нет комментариев